Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ковидтан үлем очракларының күп булуы табибка соң мөрәҗәгать итүгә бәйле

Соң башланган дәвалану һәм докторга соңарып мөрәҗәгать итү - ковидтан үлем-китем югары булу сәбәпләренең берсе.  Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов җиткерде, дип яза «Тата...

Соң башланган дәвалану һәм докторга соңарып мөрәҗәгать итү - ковидтан үлем-китем югары булу сәбәпләренең берсе.  Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов җиткерде, дип яза «Татар-информ». Кайбер пациентлар, авыру билгеләрен сизеп, өйдә дәвалана башлыйлар, кайбер очракларда мондый адым куркыныч тудырмый, тик кайвакыт медицина ярдәмен сорап соңга калып мөрәҗәгать итү, коронавирустан үлемгә китерергә мөмкин.
«Үлем очракларының күп булу сәбәпләренең берсе, дәвалануны соң башлау. Кешеләр кирәкме-юкмы дип уйлый, табибны озак көтә, аннан анализларны озак көтә һәм 7-10 көн дәвалануны башлауга гына китә. Ә хәзер вирус күпкә көчлерәк, дүртенче көнгә үк катлаулы пневмония башлана», — дип сөйләде иммунолог.
Иммунолог фикеренчә, сәламәтлек өчен куркынычны киметү өчен, авыруны вакытында диагностикаларга һәм дәвалауны башларга кирәк.
Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә 7 804 774 авыру очрагы теркәлгән, 6 873 579 дәваланган, 217 372 кеше вафат булган. Россия Хөкүмәте илдәге вазгыять белән таныштырып бару өчен стопкоронавирус.рф ресурсын эшләтеп җибәрде.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: