Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Көзге урып-җыю эшләренә сез әзерме?

Көзге урып-җыю эшләренә сез әзерме?

Бу атнада ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләрең көзге урып-җыюга ни дәрәҗәдә әзер булуларын тикшерәләр. Махсус комиссия 4 июльгә кадәр техниканың торышын, иминлек таләпләренә туры килүен һәм элеваторларның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген бәяләячәк.

02 июля 2025

Быел Татарстан игенчеләренә 2,7 млн гектарда уңыш җыеп алырга кирәк булачак. Бөртеклеләр уңышы 4,2 млн тонна, ә шикәр чөгендере 1,8 млн тонна һәм 1 млн тонна бәрәңге, башка яшелчәләр булыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 20 июньгә планда каралган техниканың 88 проценты төзекләндерелгән (2563 комбайнның 2250се ремонтланган.) Ашлык җыю техникасы паркын торгызуга 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Уңышны вакытында җыеп алу – игенчеләр алдына куелган беренче бурыч. Ә бу нәкъ менә техника, эшнең тиешенчә оештырылуыннан тора.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера