Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Көзләрнең бит беренчесе түгел…

Җәй дә китә бездән, Әйтерсең лә Бер мизгелдә генә җәйрәде. Ничә тапкыр инде соңгы юлга Озатабыз шулай җәйләрне...

Көз килде дип нигә боегырга?
Көз килде дип нигә моңаю?
Көзләрнең бит беренчесе түгел,
Соңгысы да булмас, мөгаен!..

Хәерле көн, дуслар! Көз турында Роберт абый Миңнуллиннан да матуррак әйтеп булмас кебек! Әйе, җиһанда чын көз. Быел җәй бер дә китмәс кебек иде, чөнки октябрьнең беренче ункөнлеге гел кояшлы булды. Әмма табигатьнең үз кануннары – ул кышка әзерләнә. Тиздән беренче карны да күрербез... Ә әлегә төсле яфрак яңгырына карап сөеник, салкын көннәрдә кайнар чәй эчеп җылыныйк. Алда ап-ак кыш көтә, аннан инде язга да күп калмый...
Яңа эш атнабыз җиңел, нәтиҗәле булсын.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера