Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Тәтеш халкы "Күчмә поликлиника" турында: Мондый нәрсәне беркайчан күргән юк иде

Тәтеш районы Бакырчы авылында "Күчмә поликлиника" эшли башлады. "Бик әйбәт нәрсә. Мондый нәрсәне беркайчан күргән юк иде", - дип тәэсирләрен "Татар-информ" хәбәрчесе белән уртаклашты авыл халкы. Бүген...

Тәтеш районы Бакырчы авылында "Күчмә поликлиника" эшли башлады. "Бик әйбәт нәрсә. Мондый нәрсәне беркайчан күргән юк иде", - дип тәэсирләрен "Татар-информ" хәбәрчесе белән уртаклашты авыл халкы. Бүген "Күчмә поликлиника" эше белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.
0855928b-f82a-4f62-9fe8-2dfe2fddd919
9477eabe-e25b-4ae3-96f1-495a739962ee
96b676c4-d272-40f6-b0c8-0caeade1cd59
425407aa-a707-494b-87bd-a0cb469381a8
3227bf8c-0e7c-4fbd-9f86-18c846b81890
87f2e057-a2d8-42cf-94d9-13037585c525
54e2e17d-7406-4646-b562-65f872b4a0c1
08bbf4b9-8cc5-451b-97b1-c1c84167dd41
"Бик кирәкле эш. Безне кайгыртканнары өчен рәхмәт. Бездә дүрт авыл - барлык халыкны шушында җомгага кадәр кабул итәчәкләр диделәр. Өлкән яшьтәге, үз аягында килә алмаганнарны ашыгыч ярдәм машиналары белән китерделәр, озатып куйдылар. Үзебезнең фельдшер Гөлсинә Җаббарова да көн дими, төн дими, теләсә кайсы вакытта килә", - ди Миләүшә Җаббарова һәм Дамир Ибраһимов.
Мобиль комплекслар Республика клиник хастаханәсе, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе, Әлмәт хастаханәсе, Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә беркетелгән. Халыкны невропатолог, лор, офтальмолог, кардиолог, гинеколог, терапевт, хирург карый. Ел дәвамында барлык районнарны йөреп чыгу ниятләнә.
"Кергәч, матур итеп каршы алалар, карыйлар. Киңәш бирәләр, исән-сау яшә диделәр", - диде Гөлсирин апа.
Мөслимә Мөхәммәтшина да күрше авылдан бүген тикшеренергә әзерләнеп килгән. "Мондый нәрсәне беркайчан күргән юк иде. Берәр җирең авыртса, табибка кадәр транспорт яллап барырга кирәк. Автобус атнага бер генә йөри, "частник"лар Тәтешкә 600 сумга алып барып кайта", - диде ул.
"Татар-информ"
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: