Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Күкшел егетләре турындагы татар фильмы Белград кинофестивалендә катнаша

Татар кинорежиссеры Салават Юзеевның “Күкшел егетләре” документаль фильмы Белградта уза торган Халыкара этнографик кино фестивалендә катнаша. Бу хакта “Татар-информ”га фильмның продюсеры Марина Галицк...

Татар кинорежиссеры Салават Юзеевның “Күкшел егетләре” документаль фильмы Белградта уза торган Халыкара этнографик кино фестивалендә катнаша. Бу хакта “Татар-информ”га фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итте.
Татарстанның Кукмара районы Күкшел авылында сакланып калган Сөрән йоласына багышланган документаль фильм төп конкурс программасына кертелгән. Жюрига ул иртәгә – 13 октябрьдә, кичке программада күрсәтеләчәк. Җиңүчеләр 14 октябрьдә билгеле булачак.

Фильмның авторлары кинофестивальдә үзләре катнаша алмаган.
Мәгълүмат өчен: Халыкара этнографик кино фестивале 10-14 октябрьдә Сербия башкаласында – Белградта үтә.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: