Күп калмады инде көзгә дә...
Хәерле көн, дуслар. Августның да беренче атнасы узып бара. Әйе, күп калмады инде көзгә... Быелгы җәй күкләр бүләгедер: җиләк-җимеш, яшелчә уңышы мулдан. Кайнатмалар әзерлисезме? Тәмле рецептлар белән безнең белән дә бүлешегез.
Ә без сезнең белән август аена халык сынамышлары белән бүлешәбез.
-Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
-Томан озак таралмый торса - аяз көнгә.
-Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
-Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.
-Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
-Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
-Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына.
Добавить комментарий