Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Курчак театры өрә белмәгән көчек турында гыйбрәтле әкият әзерли

Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында татарча яңа спектакль әзерләнә. Театр афишасында премьера 24, 25 һәм 29 ноябрьгә билгеләнгән.Спектакльне театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров яшь шагыйрь һәм дра...

Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында татарча яңа спектакль әзерләнә. Театр афишасында премьера 24, 25 һәм 29 ноябрьгә билгеләнгән.
Спектакльне театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров яшь шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшинның Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп язылган “Өрә белмәгән көчек” исемле пьесасы буенча куя. Спектакльнең жанры гыйбрәтле әкият дип күрсәтелгән.
«Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли, дип билгеләп үтелгән театрның рәсми сайтында.
Спеектакльнең эчтәлеге түбәндәгечә бәян ителгән: Хуҗа малай яңа гына табып кайткан кечкенә көчекнең өрә белмәвеннән кемгә нинди зыян була алсын? Ишегалдында уйнап-көлеп яшәүдән башкада гаме булмаган Кәҗә бәтие белән Сарык бәрәне дә, Акбай белән танышканнан соң, шулай фикер йөртә. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп кергәч, алар үзләренең никадәр ялгышуын аңлый: туган телен белсә, Акбай хәзер өрә-өрә Галине чакырып чыгарган булыр иде, югыйсә! Шушы кечкенә кимчелек аркасында дуслар Кәҗә бәтиен югалта – Бүре аны кара урманга алып кереп китә. Акбай белән Сарык бәрәне нишләр? Дусларын коткарырга ашыгырмы? Коткара алырмы?
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: