Көрәш тарихы югалмасын!
Бүген “Татмедиа” агентлыгында татар көрәшенә багышланган “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дигән китапны тәкъдим иттеләр. “Сабантуй” журналының 95 еллыгы уңаеннан чыгарылган әлеге китапның төзүчесе – “Саб...

Әлеге чарада Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, Татарстанның атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов, республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларының баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм китап авторы үзе катнашты.
Китап турында тулырак “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде. “Көрәшеп мәйдан тоткан егет, журналист Фәрит Салихов безнең редакциягә эшкә килгәч, без аның белән уртак бер фикергә килеп, булган тарихны туплап, тарихның бүгенге замандагы чагылышын күрсәтеп, истәлеккә калдырыр өчен, китап чыгарырга булдык. Беренче ярдәмне Татарстанның көрәш федерациясеннән сорадык”.
“Татар-информ” язганча, әлеге китап “Сабантуй” журналы (элеккеге “Яшь ленинчы” газетасы) призларына узучы татарча көрәш буенча турнирга, аның җиңүчеләренә, кыскасы, көрәш тарихына багышланган.
Фәрит Салихов исә “Сабантуй”га үзенең туган авылында уза торган Сабантуйлар аша килгәнен искә төшерде:
“Мин үзем көрәшчеләр районында туып үссәм дә, көрәшчеләр авылында яшәмәдем, шуңа күрә көрәш тирәсендә сүз чыккач, мин бераз кимсенәм.
Хәлил Хәмитович (Хәлил Шәйхетдинов – Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары) алдаларга ирек бирмәс, Югары Кибәхуҗа авылында көрәш буенча түгәрәк тә, көрәшчеләр дә юк иде. Район чемпионы булган көрәшчесе дә миндер әле аның.
Сабан туйларындагы көрәш мине көрәшне яратырга мәҗбүр итте. “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) журналының бүләкләренә оештырылган ярышларда катнаша алмасам да, ул турнирлар турындагы мәгълүматларны җыеп бардым.
Бер ел узгач, “Бу егет нишләгән икән, монысы узган ел беренче урын алган булган, бу егет төшеп калган”, дип анализ ясый торган идем. Миндә, шулай итеп, үзенә күрә бер материал тупланды. “Сабантуй” журналы редакциясенә эшкә кергәч, архив белән ныграк танышырга мөмкинлек туды. Архив материаллары бар, базасы бар, без бу китапка заманча сулыш кына өрдек дияргә була”.
Фәрит Салихов китап бастыруны бик кирәкле гамәл дип саный, чөнки, аның әйтүенчә, тарих югала. “Үзебезнең татар көрәшенең тарихын басмага бастырып калдырмасак, аның хәтта тарихы да югалачак”, - ди ул.
Фото: Султан Исхаков
Добавить комментарий