
Күрмәүчеләр Хаҗ сәфәрендә...
Җомга мөбәрак булсын, дуслар. Ислам календаре буенча зөлхиҗҗә ае бара. Зөлхиҗҗә – хаҗ ае, сугышлар һәм һәртөрле кан коюлар тыелган дүрт изге айның берсе.
31 мая 2025
Бу көннәрда Татарстаннан барлыгы 365 кеше – хаҗга китте. Алар арасында Казандагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгеннән күзләре күрмәүче дүрт хаҗи да изге сәфәргә кузгалды. Алар белән дүрт озата баручы да бар. Хаҗилар башта тернәкләндерү үзәгендә махсус әзерлек уздылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, сәфәрне “Ярдам-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды оештыра. Ул ел саен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне гомрәгә һәм хаҗга бушка җибәрә. Бу меценатлар һәм иганәчеләр ярдәме белән эшләнә.
Хаҗ кылу – ислам дине баганаларының берсе. Ул – сау-сәламәт, балигъ, үз акылында һәм юл чыгымнарын күтәрергә мөмкинлеге булган һәр мөселманның бурычы.
Добавить комментарий