Кычытканнан курку...
Инде хәбәр иткәнебезчә, “Татарстан” журналы яңа рубрика башлады: “41 нче ел балалары”. Бөек Ватан сугышы башланган чорда туган, тәпи киткән бу сабыйларның язмышы ничек булып беткән, шул турыда белешәбез. Бу юлы Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ истәлекләрен барлыйбыз.
Сугыш чорында туган балаларның барысын да бер нәрсә берләштерә – ачлык. Туйганчы кара икмәк ашау – аларның иң зур хыялы була. Рәдиф Гаташ та искәрмә түгел. Ризык турында сүз чыккач, халык шагыйре, күңеленә нык кереп калган бер истәлек белән бүлеште:
-Җәен эт борчагын бик яратып ашадык. Ә менә кычытканнан курка идем. Югыйсә аны әни әйбәтләп пешереп тә бирә, барыбер чагыр дип куркып, авызга алырга кыймадым. Ә әнинең кычытканны ашатасы килә, витамин булсын дип уйлагандыр инде. Менә балачак турында сүз чыкса, гел шул ашарга булмау, фәкыйрьлек килеп баса...
Гыйбрәтле язманы журналыбызның апрель саныннан укыгыз.
Добавить комментарий