Кыш ашыкмый...
Кышның беренче аена аяк бастык. Әйе, урамда әле һаман көз кебек. Берәүләр моңа сөенә – көннәр җылы тора, хәтта хәзер дә гөмбәгә йөрүчеләр бар. Икенчеләр тизрәк кыш җитүен көтә – җирнең ак юрганга ябынуын тели. Табигатьнең үз кануннары, сабыр итик, дуслар.
01 декабрь 2025
Декабрьгә халык сынамышлары нинди соң?
1 декабрьдә кара карга күрсәгез, кыш җылы булыр.
4 декабрьдә күктә күп санлы болытлар күренсә, тиздән суытачак.
6 декабрь көнне кар төшсә, суыклар көтегез. Әгәр бу көнне җепшек икән, Яңа елга кадәр кыш җитмәс.
13 декабрь көнне кар яуса, ул җирдә 110 көн ятар.
15 декабрь көнне яңгыр яуса, ул 40 көн буе дәвам итәр.
19 декабрь песиләр йоклаганда авыз-борынын тәпие белән каплап йокласа, тиздән көчле суыклар килер.
22 декабрьдә көн аяз булып, кичкә кар яуса – җылы кышка ишарә.
27 декабрь – төнлә агачларны бәс сарса, кыш суык килә.
Добавить комментарий