Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Кызыклы химия» китабын фәнне популярлаштыру өчен әзерләдем - Фәрит Ямбушев

Татарстан китап нәшриятында химия фәннәре докторының “Кызыклы химия” китабы чыкты.Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Кызыклы химия” китабы химия дәресләрен яхшырак аңларга ярдәм итеп, дәрескә...

«Кызыклы химия» китабын фәнне популярлаштыру өчен әзерләдем - Фәрит Ямбушев








Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Кызыклы химия” китабы химия дәресләрен яхшырак аңларга ярдәм итеп, дәрескә кызыксыну уятачак. Бу хакта китапның авторы - химия фәннәре докторы Фәрит Ямбушев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.
Китапның тиражы – 2000 данә. Аны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин. “Химия без уйлаганча ук куркынычмы, аны тормышның кайсы өлкәләрендә очратырга мөмкин, нинди элемент кушылмаларыннан йөзләрчә матдәләр алырга була – шушы сорауларга җавап көтелә”, - дип аңлатты автор.

- Татар телендә химия фәнен популярлаштыру буенча китаплар бар идеме, моны яңалык дип әйтеп буламы?
- Мин яңалык эшләмәдем. Татар телендә, ана телендә язылган химия фәненә кагылышлы эчтәлекле китаплар юк диярлек. Аның мәгънәсе генә ни тора! Мин бу китабымны дүрт елдан артык хезмәт итеп яздым. Хәзерге чорда мәктәпне тәмамлаган һәм югары уку йортларын сайлаучы яшүсмерләр соңгы арада һәрвакыт гуманитар фәннәрне сайлый башлады. Мәсәлән, юридик, икътисад юнәлешләрендә студентлар шыгрым тулы. Ә химия юлын сайлаган кешеләр, кызганычка каршы, бик аз.
Химия фәненә соңгы арада игътибар шактый кимеде. Без – бүгенге кешеләр – киләчәк гасырлар турында уйларга тиеш. Әгәр дә химия белән кызыксынучылар кими башласа, мондый зур «химия»ле илебез – Татарстан – ул вакытта нишли ала? Берсе юрист, икенчесе психолог, өченчесе филолог булса... Ул вакытта без утырабыз да ачка үләбез, дөрес бит?! Күп нәрсә табылмый башлый. Шуның өчен мин бу китапны яздым да инде.

Мәктәп чорында укучы балалар химия белән кызыксынсыннар, яратсыннар иде. «Кызыклы химия» китабым – шулкадәр аңлаешлы телдә язылды, анда бихисап тәҗрибәләр урын алды, югары фәнни материаллар тупланды.
- Мисалларны каян алдыгыз?
- Шагыйрь булса, ул бөтен нәрсәне башыннан чыгарып язар иде. Ә фәнни эшче – ул төрле-төрле китаплардан, чыганаклардан укып, җыеп яза. Мин дә шулай мәгълүматларны тупладым, берләштердем, юнәлттем һәм кирәк булганча эшкәрттем, үземнең югары уку йортлары өчен язылган татар телендәге китапларымның белемнәрен кулландым. Шул рәвешле, хезмәт куйдым. Әсбабым мәктәп укучылары өчен язылган.
- Киләчәктә тагын нинди китаплар әзерләргә уйлыйсыз?
- Киләчәккә минем планнарым бик зур, ләкин минем планнарымны гамәлгә ашырыр өчен мөмкинлек бирелми. Ярдәм итүче иганәчеләр юк. Китапны берүзеңә генә эшләве бик кыен. Шуңа күрә якын арада китап чыгарам дип әйтә алмыйм.

  • Ямбушев Фәрит Җамалетдин улы – Казан (Идел буе) федераль университетының А.М.Бутлеров исемендәге химия институты профессоры, химия фәннәре докторы. Халыкара педагогия академиясе академигы. Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Фәндә төп эш юнәлешләре – синтез ысулларын эшләү, мышьяк чыгарылмаларының электрон үзлекләрен һәм реакцион мөмкинлекләрен өйрәнү. Галим мышьяк чыгарылмаларыннан йөрәк эшчәнлеген яхшырта торган, гөмбә, бактерия, микробларга каршы көрәшүче кушылмалар ала һәм шулар нигезендә полимер стабилизаторлары, нәтиҗәле фунгицидлар барлыкка китерә. Барлыгы 10 уйлап табу. 180 фәнни хезмәт, шул исәптән югары уку йортлары өчен татар телендә органик химия дәреслекләре авторы.


“Татар-информ”
Фото: Рамиль Гали

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: