Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Л.Авдонина Европа илләре һәм Украинадан Россиягә кызамык керү ихтималы саклануын әйтте

Россиягә Украинадан, Европа илләреннән кызамык керү куркынычы бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендәРоспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан Республик...

Россиягә Украинадан, Европа илләреннән кызамык керү куркынычы бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендәРоспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бүген Россиягә төрле инфекцияләр килеп керү куркынычы саклана. Авдонина Европада, Украинада кызамык очраклары теркәлгәнен әйтте. Украинада, гомумән, вакцинация бөтенләй юк дәрәҗәсендә булуын сөйләде.
“Татарстанда вакцинация ел саен төрле инфекцияләр белән авыруның 63 меңнән артык очрагын кисәтергә мөмкинлек бирә”, - ди Любовь Авдонина.
Ул бүген төрле яшьтә, билгеле бер вакыт аралыгында ясала торган 12 мәҗбүри прививка булуын искә төшерде. Татарстанда вакцинация 95 процент дәрәҗәдә башкарылуын әйтте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шундый эшчәнлек төрле куркыныч инфекцияләр йоктыру күрсәткечләренең эпидемия бусагасын узудан саклый.
tatar-inform.tatar

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: