Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды

Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара...

Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.
«Форумга әзерләнгәндә без әлеге чараны оештырган коллегалар белән бүген ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы барлыкка килүе хакында сөйләштек. Минем уйлавымча, форум кысаларында ата-аналар темасына җентекләбрәк тукталырга һәм моңа зур игътибар бирергә кирәк», - диде ТР вице-премьеры.
Педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум 25-27 майда «XXI гасырда белем бирү, һөнәри үсеш һәм укытучының сәламәтлеген саклау» дигән темага үткәрелә.
Тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/laila-fazlyeva-ati-anilar-belan-eslau-ocen-ekspertlar-torkeme-buldyru-ixtyyay-tudy-5855077
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: