Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Лемаевның 90 еллыгына багышланган тантанада катнашачак

13-14 ноябрьдә Түбән Камада «Түбән Кама Нефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган ике көнлек тантаналар узачак. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнехано...

13-14 ноябрьдә Түбән Камада «Түбән Кама Нефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган ике көнлек тантаналар узачак. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Бу көнне химиклар шәһәрендә эстрада артистлары чыгыш ясаячак, бәйрәмне РСФСРның халык артисты Ангелина Вовк алып барачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Ел дәвамында «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятендә юбилей датасына багышланган күпсанлы чаралар узды. Алар арасында спартакиадалар, беренчелекләр, турнирлар, кубоклар, хәрби-техник эстафеталар, патриотик уеннарны санап үтәргә мөмкин. Төрле бәйгеләр, фестивальләр, үзешчән сәнгать смотрлары, һөнәри осталык конкурслары оештырылды, аларда меңләгән кеше катнашты, диелә хәбәрдә.
Тантаналар 13 ноябрьдә Лемаев бюстына чәчәкләр салу белән башланып китәчәк. Бу көнне генераль директор яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак. Халык иҗаты йортында исә фотокүргәзмә ачыла.
14 ноябрьдә «Дружба» стадионында җиңел атлетика ярышлары узачак, ә кичен «Нефтехим Арена» Боз сараенда Burito төркеме һәм рэпер Мот чыгыш ясаячак.

 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: