Миңнеханов: Лемаев Татарстан нефть химиясен үстерүгә бар көчен, күңелен бирде
Татарстанда эре нефть химиясе производствосын төзү Николай Лемаевның шәхси хезмәте нәтиҗәсендә генә мөмкин булды, ул үзәк Комитетны һәм СССР Министрлар Советын мондый карар кабул итәргә кирәк дип ышан...
«60 нчы еллар башында Татарстанда нефть сәнәгате бик тиз үсә башлады. Ул Советлар Союзының барлык нефть химиясе үсешенә зур этәргеч бирде. Әлеге масштаблы проектның чишмә башында яшь җитәкче Николай Лемаев торды, ул бу эшкә бар күңелен һәм көчен бирде.
![Памятные мероприятия, посвященные 90-летию со дня рождения Н.В. Лемаева. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/view_5851947_4238419.jpg)
Үзәк Комитет һәм СССР Министрлар Советы карары белән Түбән Кама химия комбинатын төзү Көнбатыш Себернең нефть химиясе производстволарын төзү файдасына дүрт тапкыр туктатылды. Һәм Николай Васильевичның үҗәтлеге һәм ышанычлы дәлилләре аркасында гына проект яңартылды», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәртеп үткәнчә, Николай Лемаев «Түбән Кама нефть химиясе» белән 22 ел җитәкчелек итте һәм нәкъ шул вакытта Химия комбинатының үзенең әһәмияте, масштабы һәм гамәлгә кертелгән технологияләре буенча уникаль булган җитештерү куәтләре файдалануга тапшырылды. «Түбән Кама шәһәре илебезнең заманча һәм төзекләндерелгән шәһәрләренең берсенә әверелде», - диде республика җитәкчесе.
![Памятные мероприятия, посвященные 90-летию со дня рождения Н.В. Лемаева. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/view_5851947_4238423.jpg)
- Татарстан Президенты бүген Түбән Камада эш сәфәрендә. Иртән Рөстәм Миңнеханов Николай Лемаев һәйкәленә чәчәкләр салуда, Лемаев яшәгән йортта мемориаль такта ачу тантанасында катнашты, шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе»нең беренче генераль директорына багышланган фотокүргәзмә белән танышты.
"Татар-информ"
Добавить комментарий