Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Лена Хәмзина: Кешеләр фатирның эчке төзелешен үзгәртеп коруның куркыныч булуын аңламыйлар

Татарстанның техник инвентаризация бюросы мәгълүматлары буенча, Казанда барлыгы 1778 биш катлы йорт бар, аларның күпчелеге “хрущевка”. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына интервьюда Татарстанның техни...

Татарстанның техник инвентаризация бюросы мәгълүматлары буенча, Казанда барлыгы 1778 биш катлы йорт бар, аларның күпчелеге “хрущевка”. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына интервьюда Татарстанның техник инвентаризация бюросы генераль директоры Лена Хәмзина җиткерде.
“Хрущевка”лар саны төгәл билгеле түгел. Казанда башка проектлар буенча төзелгән биш катлы заманча йортлар 1600 чамасы”, - дип аңлатты ул. Татарстанның техник инвентаризация бюросы мәгълүматлары буенча, Казанда фатирларның дүрттән берендә корылмалар үзгәртеп корылган.
“Узган ел республика буенча 2500 кеше фатир төзелешенә үзгәрешләр кертү проектлары яки аның нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итте, - диде Хәмзина. – Безнең карашка, бу - диңгездәге бер тамчы гына. Андый фатирлар шактый күп”.
Татарстанның техник инвентаризация бюросы генераль директоры урынбасары Гөлнара Беглова, вазгыятькә ачыклык кертеп, гражданнарның фатирларын проектны килештермичә эшләүләрен һәм эшләрне аңламыйча башкаруларын җиткерде.
Мәсәлән, аның сүзләренчә, законсыз рәвештә корылмаларны үзгәртү конструкция җимерелүгә, бинаны файдалану вакыты кимүгә, күршеләрне су басуга, торак йортта күгәрек һәм ярыклар барлыкка килүгә, гомумән, йорт ишелүгә китерергә мөмкин.
“Татар-информ”
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: