Бер мәхәббәт тарихы (Динар Кәримуллин - Регина Нуретдинова)
Көрәш дигәндә, теге яки бу ярыш, кагыйдәләр, бәхәсләшүләр турында гына язып утырасы килми. Ә нигә безгә көрәшчеләрнең шәхси тормышлары турында да бераз белмәскә ди әле.Көрәшчеләр арасында мәхәббәт тар...
14 августа 2019
Көрәшчеләр арасында мәхәббәт тарихларын әллә ни күп күзәтергә туры килми. Социаль челтәрләрдә Регина Нуретдинова белән Динар Кәримуллин арасында нидер кабынуын күзаллап, яшь парлар хакында тулырак беләсе килде. Бу юлы ир-ат көрәшчегә түгел, ә бәлки гүзәл ханымга мөрәҗәгать иттек. Татарстан, Россия, хәтта инде дөнья көрәш аренасында танылган билбаулы көрәш остасы, Әлки кызы Регина белән татарча көрәш буенча да, билбаулы көрәш буенча да танылган көрәшче, спорт остасы, Теләче егете Динарны көрәш таныштырган икән?
- Әйе, ничек таныштык дигән сорауга уйлап та торырга кирәк түгелдер - безне көрәш таныштырды. Икебез дә билбау көрәше белән шөгыльләнәбез, ярышларга да бергә йөрергә туры килде. Былтыр Россия чемпионатына әзерләнү өчен җыеннарга чакырдылар. Мин Динарга язган идем шунда: "Мине онытмагыз инде, мин анда берни белмим". Ул "шалтыратырмын" дип җавап бирде. Шуннан, китәр алдыннан "шул вакытта китәбез, әзер бул" дип язды. Мин аны ярышларда күргәнем булса да, аралашканыбыз юк иде. Шулай итеп, Мамадышка җыеннарга киттек. Шунда футбол уйнаганда, Динар мине үз командасына ала башлады. Үзем футболны әйбәт уйнамыйм да шикелле, ләкин гел мине сайлый иде ул. Бер көнне мин аңа массаж ясадым. Шуннан аралаша башладык, Казанга кайткач та, күнегүләрдән бергә кайта идек, сөйләшә, аралаша, языша башладык. Шулай йөреп тә киттек. Ярышларда һәрвакыт минем өчен җан ата башлады, киңәшләрен бирә башлады. Мин дә аның өчен чын күңелдән җан ата башладым. Бер үк өлкәдә булгач, бер-беребезне аңлау кыенлык тудырмады.
- Регина, әйт әле, Динарда син аның кайсы сыйфатларын ошатасың?
- Әлбәттә, аның ышанычлы булуы. Мин аңа тулысынча ышана алам. Сабырлыгы һәм үз фикерен әйтә белүе ошый. Мин аның тышкы кыяфәтенә дә, башкасына да карамадым, әнә шул үз-үзенә ышанычы җәлеп итте.
Динар безнең көрәшчеләр арасында "Грегор" кушаматлы икәнен беләбез. Регинаның ниндер кушаматы юк икән. Грегор - Регинамы, Динар - Регинамы - барыбер матур яңгырый. Шулай бит?
Добавить комментарий