Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

МакSим Казанда «үзенчәлекле балалар»ның әниләре каршында чыгыш ясаячак

Бүген Татарстанның халык артисты МакSим «үзенчәлекле балалар»ның әниләренә багышланган хәйрия концертында катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар.Концертны «Нарасый» («Дитя») ДЦП һәм башка каты авыруларга...

Бүген Татарстанның халык артисты МакSим «үзенчәлекле балалар»ның әниләренә багышланган хәйрия концертында катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар.
Концертны «Нарасый» («Дитя») ДЦП һәм башка каты авыруларга дучар булган балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү фонды үткәрә.
Концертта Гүзәл һәм Илназ Баһ, Алсу Әбелханова, Фердинант Сәлахов, Гүзәлия һәм татар эстрадасының башка йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар татар һәм рус телләрендә җырлар башкара. Мөмкинлекләре чикле балалар артистлар белән дуэт җырлаячак.
Концерттан кергән акчага Казандагы тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачарга ниятлиләр. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү курслары үтә алачак.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера