Мәктәптә – удмурт теле көне!
27 ноябрь – Бөтендөнья удмурт теле. Беренче тапкыр аны 2018 елда билгеләп узалар. Ул фин-угор телләр төркеменә керә. Удмурт әлифбасында 38 хәреф бар, шул исәптән рус әлифбасында булмаган ӵ, ӥ, ӧ, ӟ, ӝ кебек хәрефләр дә бар. Удмуртлар үз телләрен «анай кыл» (ана теле) дип атый.
27 ноябрь 2025
Балтач районы Чепья урта мәктәбендә дә удмурт теле көнен зурлап уздырганнар. Әлеге мәктәп бик үзенчәлекле: биредә берничә төрле милләт балалары укый.
-Чепья урта мәктәбендә 344 укучы бар, аларга 43 укытучы белем бирә,- диде Чепья урта мәктәбе директоры Раниф Әхәтов. – Ана теле көннәрен ел саен шулай зурлап үткәрәбез. Бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы: туган телгә мәхәббәт, ихтирам булганда гына укучы шәхес булып тәрбияләнә. Чепья мәктәбендә гомергә мари, рус, татар, удмурт балалары тату булып яшәде. Бүген дә әлеге матур традиция дәвам итә. Бездә укытучылар коллективы да күпмилләтле.
Добавить комментарий