Җиңүчеләр Россия беренчелегенә барачак
1-2 март көннәрендә Мамадыш районының Түбән Ошма авылы спорткомплексында татарча көрәш буенча республика беренчелеге уза.17-18 яшьлек егетләр арасында уза торган әлеге ярышлар матур гадәт буенча “Тата...
17-18 яшьлек егетләр арасында уза торган әлеге ярышлар матур гадәт буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призларына оештырыла. Быелгы бәйгедә 2001-2002 елда туган егетләр бил алышачак. Ярышларның баш хөкемдары – Татарстанның атказанган спорт остасы һәм атказанган тренеры Әүхәт Мөхәммәдиев.
Шунысы да бар, әлеге ярышларда җиңү яулаган көрәшчеләр 15-17 мартта Казада үтәчәк Россия беренчелегендә катнашыр дип көтелә.
Добавить комментарий