Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәңгелек йорт

“Татарстан” журналы менә инде дистә елдан артык республикабыз авыллары турында яза. Без бармаган бер генә район да юк. Һәм гел шуңа инанабыз: һәр авылның үз йөзе, үз тарихы.

Әгерҗе районының Касай авылында тарихи бина белән таныштык. 1886 елда сәүдәгәрләр Габделсәгыйрь һәм Мәхмүт Бәшәровлар салдырган ике катлы йорт икән ул. 200 еллык бина үз тарихында ниләр генә күрмәгән: кибет, мудпункт, башлангыч мәктәп тә булган. Хәзер исә аның бер бүлмәсе гыйбадәтханә урынына хезмәт итә – Гает бәйрәмнәрендә авылдашлар бирегә җыела икән.

-Әлеге йорт авылыбызның йөзек кашы, - дип сөйләде Касай клубы җитәкчесе Гөлназ Шәрәфиева. – Абыйлы-энеле Бәшәровлар бик хәлле, укымышлы кешеләр булган. Үз акчаларына мәдрәсә салдырганнар.

1930 нчы елларда, илдә барган сәяси вакыйгалар аркасында, Бәшәровлар авылдан чыгып качарга мәҗбүр була. Ни аяныч, сөргендә Касай сәүдәгәрләре озак яшәми, мәрхүм була. Дөрес, соңрак, дөньялар үзгәргәч, Габделсәгыйрьнең улы Касайга кайта. Әлеге таш йорт тирәсендә озак кына уйланып йөри, бабаларының каберенә бара. Шуның белән атаклы нәселнең дәвамчылары белән ара өзелә. Данлы нәселнең бердәнбер шаһиты булып әлеге йорт тора.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера