Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Марат Әхмәтов 25 июньгә кадәр беренче кат печәнне чабып бетерү бурычын куйды

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелек өлкәсендәге вәзгыять турында сүз алып ба...

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелек өлкәсендәге вәзгыять турында сүз алып барды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Аерым алганда, министр терлек азыгы әзерләү барышында печәнне чабарга бердәм керешергә һәм 25 июньгә печәннең беренче катын чабып бетерергә кирәклеген белдерде. Министр сүзләренчә, быел кукуруз үсештә артта кала. Ул терлек азыгы балансын тулыландыруның җитди чыганагы, диелде киңәшмәдә.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: