Мартның икенче яртысына җитәбез, ә урамда чын кыш!
Синоптиклар иртәгәдән җылыта дип ышандыра. Ә бүген башкалабызда яңа рекорд теркәлгән!
“Казан-Сокол” метеостанциясе мәгълүматлары буенча бүген Казанда минималь температура -30,5 градуска түбән төшкән. 10 март өчен элеккеге абсолют минимумы 1908 елда күзәтелгән. Ул вакытта «Казан-Университет» станциясендә һава температурасы -27,3 градус дип теркәлгән.
Юлларда бозлавык саклана. Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрне сак һәм игътибарлы булырга өнди: мондый чакта тизлек режимын арттырмау, куркынычсыз дистанция саклау һәм кискен маневрлар ясамау мөһим. Түбән температура һәм юл өслеге тайгак булганда транспорт чарасының таеп китү куркынычы арта, шуңа күрә иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә.
Добавить комментарий