Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Батырлар да, машина да бер генә!

Батырлар да, машина да бер генә!

Сабантуйлар дәвам  итә. Бүген Татарстанның ике зур шәһәрендә һәм Актанышта милли бәйрәмебез узды.Актанышта узган Ык буе Сабан туе-2019 абсолют батыры булып, тумышы белән Азнакайдан (танылган батыр Илд...

16 июня 2019

Сабантуйлар дәвам  итә. Бүген Татарстанның ике зур шәһәрендә һәм Актанышта милли бәйрәмебез узды.
Актанышта узган Ык буе Сабан туе-2019 абсолют батыры булып, тумышы белән Азнакайдан (танылган батыр Илдар Алтынбаевның ул), соңгы елларда Әлмәт өчен көрәшүче Айдар Алтынбаев абсолют батыр калган. Айдар Алтынбаевка авыр үлчәүдәге (90 кг дан артык) көрәшчеләр арасында тиңнәр табылмаган. Аңа тәкә бирелгән. Беренче урынга олылар арасында төрле авырлык категорияләрендә (65, 75, 80, 90 кг) Раббани Нургалиев (Актаныш), Искәндәр Мортазин (Актаныш), Азат Габдерәшитов (Актаныш), Раил Сираев (Актаныш) лаек булган.
Татарстан Президентыннан махсус бүләк - автомобиль иясе инде гадәткә кереп киткән жирәбә буенча билгеләнгән. Машина ачкычлары Раил Сираевка тапшырылган, дип яза Татар-информ.
Чаллыда узган Сабан туенда бүген талантлы, яшь көрәшчеләрнең берсе - Ранис Гыйләҗетдинов абсолют батыр калган. Хәлиткеч очрашуларда ул Сабан туйның өч тапкыр абсолют батыры Эльдар Хәмитовны да җиңгән. Ул да автомобильгә лаек булган.
Түбән Камада исә Марат Мөхәммәтҗановка бәхет елмайган. Хәер, Түбән Кама Сабан туйларында Марат инде тугызынчы тапкыр абсолют батыр булып танылды, ә быел үзенең өченче "Лада-Гранта"сына ия булды.
img_5d0663b12154f_f8ca6a77-6c0a-464e-82d5-5da539a6b8a1
Фото: "Челнинские известия"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: