Мәскәү белән Казан арасы...
Февраль һәм март айларында Казан белән Мәскәү арасында ерак араларга йөри торган өстәмә поездлар билгеләнгән. Алар пассажирлар тарафыннан ихтыяҗ аеруча зур булган көннәрдә (бәйрәм вакытларында) йөриячәк.
04 февраль 2026
Горький тимер юлында ерак араларга йөри торган өстәмә 205/206 һәм 285/286 номерлы поездлар билгеләнгән. 205/206 номерлы поезд Татарстан башкаласыннан 20 февральдә һәм 6 мартта 00:10 сәгатьтә юлга кузгала һәм Мәскәүгә шул ук тәүлектә 15:48 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә состав Россия башкаласыннан 20 февральдә һәм 6 мартта 21:27 сәгатьтә юлга чыга һәм Казанда икенче көнне 13:00 сәгатьтә булачак. Тагын бер өстәмә 285/286 номерлы поезд Татарстан башкаласыннан 23 февральдә һәм 9 мартта 15:00 сәгатьтә китәчәк. Ул Мәскәүгә алдагы тәүлектә 04:07 сәгатькә килеп җитә. Казанга кайту рейслары 24 февральгә һәм 10 мартка билгеләнгән: поезд Мәскәүдән 09:20 сәгатьтә юлга кузгала, Казанга 21:45 сәгатьтә кайтып җитә. Маршрут тукталышлар ясап кайта, шул исәптән Арзамас-2 һәм Муром-1 станцияләрендә дә тукталачак. «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятендә хәбәр итүләренчә, пассажирлар өчен бик уңайлы маршрутлар бу.
Добавить комментарий