Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәскәү-Казан магистрале төзелеше өчен аерым закон проекты эшләнәчәк

Мәскәү-Казан магистрале төзелеше өчен аерым закон проекты эшләнәчәк

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзелешенең гомуми бәясе - 1,068 трлн сум.

21 октября 2016

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзелешенең гомуми бәясе - 1,068 трлн сум.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзелешен тәэмин итүче аерым закон проекты эшли. Бу хакта кичә Дәүләт Думасының транспорт һәм төзелеш буенча комитетының киңәйтелгән утырышында РФ транспорт министры урынбасары Сергей Аристов белдергән. Бу хакта "Мәскәү" агентлыгы хәбәр итә.
Аристов әзерләнә торган документ "Олимпия төзелеше турындагы закон аналогы" булачак дип билгеләп үтә. Аның фикеренчә, бу әһәмиятле адым, чөнки югары тизлекле магистраль кебек "уникаль объект" төзелеше өчен җир, шәһәр төзелеше законнарына үзгәрешләр кертү зарур. "Юкса,  трассаны планлаштырылганча гына үткәреп булмый", - дип билгелә үткән министр урынбасары.
Беренче этапта югары тизлекле магистральнең озынлыгы 770 километр тәшкил итәчәк. Анда 400 км/сәг кә кадәр тизлек белән хәрәкәт итәргә мөмкин булачак.
Чыганак: Татар-информ http://tatar-inform.tatar/

Добавить комментарий

Тема номера