Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәскәү өлкәсе имамнары Фрязино шәһәре мөселманнары өчен «Белем кичәсе» үткәрде

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Илнур хәзрәт Гайнетдинов һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары Мөхтәсибәт җыены имамнары «Белем кичәсе»ндә Фрязино шәһәре мөселманнары белән очрашты. Бу хак...

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Илнур хәзрәт Гайнетдинов һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары Мөхтәсибәт җыены имамнары «Белем кичәсе»ндә Фрязино шәһәре мөселманнары белән очрашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый очрашулар күркәм гадәткә әверелде, алар мөселманнарны рухи-әхлакый агарту һәм дини җәмгыятьләр тормышы белән таныштыру максатыннан даими рәвештә үткәрелә. Имамнар мөселманнарга Ватанга мәхәббәт, гомуми традицион кыйммәтләр, илебезнең мәдәни күптөрлелегенә хөрмәт күрсәтүнең әһәмияте турында сөйли, Коръәннән мисаллар китерә, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирә, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maskau-olkase-imamnary-fryazino-sahare-moselmannary-ocen-belem-kicase-utkarde-5863728
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: