Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәскәү өлкәсендә "Җәлил укулары" узачак

20 февраль көнне Мәскәү өлкәсенең Коломенский шәһәрендә "Җәлил укулары" узачак. Бу хакта Мәскәү өлкәсе татар мәдәни үзәге хәбәр итә.Чара тумышы белән Татарстаннан булган шагыйрь Стас Бакаевның "Молоде...

20 февраль көнне Мәскәү өлкәсенең Коломенский шәһәрендә "Җәлил укулары" узачак. Бу хакта Мәскәү өлкәсе татар мәдәни үзәге хәбәр итә.


Чара тумышы белән Татарстаннан булган шагыйрь Стас Бакаевның "Молодежь - национальное достояние России" авторлык проекты кысаларында уздырыла.


"Җәлил укулары" Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил (1906-1944) туган көне уңаеннан үткәрелә. Быел, 15 февраль көнне шагыйрьнең тууына 113 ел тулды.


Билгеле булганча, быелдан "Җәлил укулары" халыкара дәрәҗәдә узды. Конкурста 25 яшькә кадәр дүрт меңләп кеше катнашкан.


Чара Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен иҗади мирасын популярлаштыру, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыруны максат итә.

 
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: