Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәүлид ашлары уза!

Мәүлид ашлары уза!

Рабигыль-әүвәл аеның соңгы көннәре бара, халыкта ул Мәүлид дип йөртелүче күркәм айларның берсе. Билгеле булганча, ул 23 августта кояш баю белән башланды һәм 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

19 сентября 2025

Шул уңайдан республиканың бик күп мәчетләрендә Мәүлид ашлары узды. Апас районы Олы Бакырчы авылында да шундый күркәм чара узган. Авылдашлар мәчеткә җыелып, вәгазьләр тыңлаган, Коръән укыганнар, тәм-томнар белән сыйланганнар. 

-Мәүлид аенда Мөхәммәд пәйгамбәребез дөньяга килгән, - диде авылның имамы Шәүкәт Гәйнетдинов.

– Мондый күмәк Коръән ашлары Олы Бакырчыда еш була, шөкер. Алланың рәхмәте, иганәчеләребез дә күп. Мисал өчен бүгенге табынның чыгымнарын КФХ җитәкчеләре Илнар белән Алмаз күтәрде. Бу инде аларның мәчеткә беренче генә ярдәм итүләре түгел. Мәҗлескә
Казанның Рамазан мәчете имам хатыйбы Солтан хәзрәт Морадинов та кайтты. Барысына да олы рәхмәтләремне җиткерәм. Авылдашларга аеруча рәхмәт: күп итеп гошер сәдакасы җыелды. Аны Буа мәдрәсәсенә илтеп кайттык. Аллаһ разый булсын...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера