Мәүлид кичәсе – олуг көн!
Хәерле көн, дуслар. Җомга мөбәрак булсын. Быелгы Мәүлид ае аеруча истәлекле. 4 сентябрьдә һиҗри буенча Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына 1500 ел. Шул уңайдан республикабызның һәр мәчетендә вәгазьләр сөйләнә, Коръәннәр укыла. Без дә Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән Мәүлид турында сөйләштек.
-Мәүлид кичәсе – зур әһәмияткә ия олуг көн: Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) дөньяга килгән көне. Ул - ахырзаман пәйгамбәре. Аннан соң башка пәйгамбәр булмас. Ул безгә бөтенесен күрсәтеп, без шушы дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр, рәхәттә, уңыш казанып яшәр өчен нәрсә өйрәткән, шуны үтәргә тиешбез. Мәсәлән, кемдер үзенә үрнәк итеп берәр артистны ала. Аның артыннан сөйләмен кабатлый, чәчен шулай ясарга тырыша. Ә без - мөселманнар, пәйгамбәребезне үрнәк итеп алырга тиеш. Ирме син, хатын-кызмы, Рәсүлебез үрнәгендә, аның әйткәннәрен үтәп яшәсәк, ике дөньяның да рәхәтен күрербез, иншаллаһ.
Добавить комментарий