Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

МЧС сәүдә үзәкләреннән соң мәктәп һәм театрларда янгын куркынычсызлыгын тикшерәчәк

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгыннан соң Россия сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгын тикшерә башладылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  сәүдә үзәкләреннән соң мәктә...

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгыннан соң Россия сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгын тикшерә башладылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  сәүдә үзәкләреннән соң мәктәп һәм театрларда кешеләр күп җыелган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тикшерәчәк, дип яза “Коммерсантъ”.
Кайбер оешмалар үзләре үк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан эре сәүдә үзәкләре эвакуация вакытында 5-6 млн табышны югалтырга яисә бөтенләй эшләре туктатылырга да мөмкин булуга карамастан, тикшерүләр үткәрүне сорый.
Facebookта, мәсәлән, Мәскәүдә “Щелково” сәүдә үзәгенең янгын куркынычсызлыгы белән проблемасы булу сәбәпле, ябылуы турында фото шаһит булып тора.
Министрлык илнең күңел ачу зоналары булган барлык сәүдә үзәкләрендәге вазгыятьне 16 апрельгә кадәр тикшерергә вәгъдә итә.
Сигнализация системасы, янгын сүндерү җиһазлары, эвакуацияләү юллары һәм персоналның әлеге хәлләргә әзерлеге тикшереләчәк.
Татарстан башкаласында “Парк Хаус”, “Кольцо” һәм “Олимп” сәүдә үзәкләрендә тикшерүләр узды инде.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: