Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Түрәләр ашханәләрне тикшергәннән соң Казандагы 38 мәктәптә яңа ресторан ачылачак

Яңа уку елы башында Казанның 38 мәктәбендә яңа ресторан ачылачак. Ашханәләрне яңарту 190 миллион сумга төшкән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.Шуларн...

Яңа уку елы башында Казанның 38 мәктәбендә яңа ресторан ачылачак. Ашханәләрне яңарту 190 миллион сумга төшкән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шуларның 36сы – элеккеге мәктәп ашханәләре. Аларда җәен капиталь ремонт үткәрелә, яңа кухня җиһазлары, мебель, савыт-саба һ.б. сатып алына.
«Тагын ике ресторан «Весна» торак комплексында һәм Гәрәев урамында урнашкан яңа мәктәпләрдә үз ишекләрен ачачак», - диелә хәбәрдә.
Искергән мәктәп ашханәләрен яңарту турындагы карар Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан мәктәптә туклану проблемаларына багышланган киңәшмәдә кабул ителде. Ул чагында шәһәр башлыгы түрәләрне, ризыкның сыйфатын тикшерү өчен, 162 ашханәгә төшке аш ашарга җибәрде.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: