Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәскәүнең 65 яшьтән өлкәнрәк халкы вакцинация ясаткан өчен 10 мең сум акча ала алачак

Мәскәү пенсионерлары бүләк җыелмалары урынына коронавирустан вакцинация ясаган өчен 10 мең сум күләмендә акчалата компенсация ала алачак. Әлеге карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады, дип хәбәр и...

Мәскәү пенсионерлары бүләк җыелмалары урынына коронавирустан вакцинация ясаган өчен 10 мең сум күләмендә акчалата компенсация ала алачак. Әлеге карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады, дип хәбәр ителә шәһәр администрациясе башлыгының рәсми сайтында.
"Мәскәү Хөкүмәте Covid-19 вакцинациясен өстәмә стимуллаштыру программасында катнашучы өлкән яшьтәге гражданнарга компенсация түләүләрен билгеләде. Бу мәсьәлә буенча карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады. 12 октябрьдән башлап бүләк җыелмалары урынына теләүчеләр 10 мең сум күләмендә компенсация түләвен ала алачак",-диелә Мэрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Элегрәк, 2021 елның 23 июненнән 31 декабренә кадәр прививканы беренче компонент итеп ясасалар, соңрак вакцинацияне төгәлләсәләр, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар «Сәламәтлек турында кайгырту» дигән бүләк җыелмаларына дәгъва итә алалар иде.
Акция башланганнан бирле 240 меңнән артык Мәскәү пенсионеры бүләк җыелмаларын алды инде.
Мәскәү мэрының матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, 2021 елның 12 октябреннән бүләк җыелмалары урынына теләге булган һәркем 10 мең сум күләмендә компенсация ала алачак. Моның өчен паспорт, вакцинация турында сертификат һәм бүләк җыелмасына сертификат биреп, шәһәр социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә гариза бирергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат: https://tatar-inform.tatar/news/health/13-10-2021/m-sk-d-65-yasht-n-lk-nr-kl-r-vaktsinatsiya-chen-10-me-sum-akcha-alachak-5841012

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: