Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Метшин Путин һәм Миңнехановка Казан метросы үсешенә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде

Илсур Метшин Владимир Путинга һәм Рөстәм Миңнехановка Казан метросы үсешенә игътибар итуләре өчен рәхмәт белдерде.Җәмәгать транспортын, шул исәптән метроны үстерү, Казан шикелле зур шәһәрләр өчен берд...

Илсур Метшин Владимир Путинга һәм Рөстәм Миңнехановка Казан метросы үсешенә игътибар итуләре өчен рәхмәт белдерде.
Җәмәгать транспортын, шул исәптән метроны үстерү, Казан шикелле зур шәһәрләр өчен бердәнбер юл булып тора. Республика һәм ил җитәкчелеге әлеге теманы контрольдә тота һәм Казан метрополитены буенча планнарны гамәлгә ашыруда ярдәм итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан мэры Илсур Метшин белдерде.
"Президентыбыз Рөстәм Нургалиев улына рәхмәт-бу елларда республика әлеге программаны аерым финанслады. Күптән түгел генә РФ Президенты Владимир Путин Федераль Үзәкнең дә метро төзелешенә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде», — дип билгеләде Илсур Метшин.
Метшин һәръяклы ярдәмнең Казан метрополитены үсешенә яңа этәргеч булыр дигән ышаныч белдерде.
Тулырак мәгълүмат: https://tatar-inform.tatar/news/politics/04-10-2021/metshin-putin-m-mi-nehanovka-kazan-metrosy-seshen-ig-tibarlary-chen-r-hm-t-belderde-5840008

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: