Метшин чүп яндыру заводы төзелеше буенча эшче төркем булдырырга тәкъдим итте
Казан мэры Илсур Метшин чүп яндыру заводы төзелеше буенча фикерләшү өчен эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул “Салават Күпере” торак комплексы һәм Осиново бистәсе халкы белән очрашуда җитк...
Күптән түгел чүп яндыру заводын Осиново бистәсендә төзүне планлаштырулары билгеле булды.
Мэр фикеренчә, якын тирәдә яшәүчеләрдән, активистлардан, депутатлардан һәм журналистлардан торган төркем булдырып, Европага — Дания, Швеция, Швейцариядәге шушындый заводларга сәфәр оештырырга кирәк.
Метшин алдан булачак заводның экологик күрсәткечләрен Европадагы күрсәткечләр белән чагыштыру өчен үлчәп алырга кирәклеген әйтте. Моңа шактый акча кирәк, әмма аңа акча һичшиксез табылачак, диде Метшин.
“Татар-информ”
Добавить комментарий