Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миңнеханов «Татнефть»нең эшкәртүне 2 млн тоннага арттыру мөмкинлеге турында әйтте

Былтыр Татарстанда 34,5 млн тонна нефть чыгарылган һәм якынча 20 млн тонна нефть чималы эшкәртелгән.Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 34,5 млн тонна нефть чыгарылган һәм якынча 20 млн тонна нефть...

Былтыр Татарстанда 34,5 млн тонна нефть чыгарылган һәм якынча 20 млн тонна нефть чималы эшкәртелгән.
Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 34,5 млн тонна нефть чыгарылган һәм якынча 20 млн тонна нефть чималы эшкәртелгән. Шул ук вакытта республикада эшкәртү күләмнәрен арттыру өчен резервлар кала.
«Татнефть» компаниясенең эшкәртүне үстерү өлкәсендәге эшен билгеләп үтмичә калдыра алмыйм. Эшкәртүне 2 млн тоннага арттырырга резерв бар, дип ышанам. Моннан тыш, «Таиф-НК» компаниясе комплексны модернизацияләүне төгәлләде. «Таиф-НК»ның икътисади һәм күләмле күрсәткечләре артырга һәм яхшырырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.
2021 ел йомгаклары буенча «Татнефть» төркеменә керүче «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы 12,4 млн тонна чимал эшкәрткән, «Таиф-НК» заводы — 7,2 млн тонна, Кичуйск нефть эшкәртү заводы — 0,2 млн тонна.
Алексей Угаров
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/18-02-2022/mi-nehanov-tatneft-ne-eshk-rt-ne-2-mln-tonnaga-arttyru-m-mkinlege-turynda-ytte-5849704

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: