Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Милләт Җыенында татар халкының стратегиясе кабул ителде

Бүген Татарларның гамәл стратегиясе һәм Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре кабул ителде. Стратегияне кабул итү Казанда Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Милләт Җы...


Бүген Татарларның гамәл стратегиясе һәм Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре кабул ителде. Стратегияне кабул итү Казанда Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Милләт Җыенында оештырылды.
«Без тирән эз калдырырлык мөһим вакыйгада катнаштык. Милләт җыены бертавыштан татар халкы стратегиясен кабул итте. Бу вакыйга милләтебезнең үсешендә яңа мөмкинлекләр ача, үсешнең юлларын билгели. Ышанабыз: әлеге стратегия халкыбызның үзаңын тәрбияләргә, абруен күтәрергә хезмәт итә. Бүген халкыбыз тормышында яңа дәвер башлануына шигебез юк. Яшәсен Татарстан, яшәсен татар халкы», — диде ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.
Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, ул стратегияне төзү эшендә катнашкан, өлеш кертүчеләргә рәхмәтен әйтте. «Биредә утырган һәркем милләтебез белән горурлык хисләрен тояр дип ышанам», — диде ул.
«Татарлар Россиядә икенче урында торучы халык дип әйтәбез. „Кем соң ул татар кешесе?“ — дигән сорау куябыз. Татар булу — үзеңне татар дип хис итү. Кеше телсез була ала, ләкин милләт телсез була алмый. Тел — тарихи мирасның ачкычы һәм халыкның алга таба үсеше шарты. Татар булу — рухи хәзинәләребез белән уртаклашу һәм аларны баету, ныгыту», — диде Милли Шура рәисе.
Васил Шәйхразиев туган җиребез, телебез, иманыбыз, тарихыбыз барлыгын искәртте. «Барлык шартлар бар. Президентыбыз һәрвакыт бездән тора, дип әйтә. Чыннан да, бу эшләрне башкару йөрәктән үткәрүне сорый. Без үз киләчәгебезне үзебез төзибез. Иң мөһиме — үз халкыңа игелекле гамәлләр кылу һәм аңа хезмәт итү. Стратегияне үзебездән башлап тормышка ашырырга кирәк», — диде ул чыгышында.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин ата-бабаларыбыз дәүләтчелекне җуйганда да үз мирасын саклап калырга тырышканлыгын әйтте. «Без үз җиребездә гомер кичерәбез. Уфада ата-аналар балаларын мәктәпкә тапшыралар да, туган тел безгә кирәкми, диләр. Ватансыз милләт бетәчәк, ә милләтсез Ватан изеләчәк. Стратегиянең асылы — тормыш сәхнәбезгә мөкатдәс көч белән керсен иде. Без милләт өчен яшик, милләт безне яшәтәчәк», — диде ул.
«Омск өлкәсендә 20 татар авылы булган, хәзер унысы исән. Максатыбыз — шушы 10 авылны саклап калу. Себер, Кырым татарымы — барыбыз да бербөтен бүленмәс милләт. Казан — төп Ватаныбыз. Стратегияне кабул итү безне көчлерәк итә. Татарстанның даны тагын да бөтен дөньяга таралсын. Гөрләп яшә, татар халкы. Гөрләп яшә, Татарстан», — диде Омск өлкәсенең Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина.
РФ Фәннәр академиясе әгъзасы Рәшит Сюняев һәрвакытта дә үзен татар баласы итеп тоюын сөйләде. «Татарлар тәрбияле халык. Алар дөнья буйлап төрле өлкәләрдә эшли, бу хакта республика белсен һәм онытмасын иде. Өч улым, алты оныгым бар. Аларның үз халкын, туган телләрен белүе минем өчен мөһим фактор. Казанны беренче тапкыр 1961 елда күрдем. Ул вакыттагы мескен күренешләр хәтеремдә генә калды. Хәзер исә ул бик нык үзгәрде, үсте. Татарстанда үз академиянең булуы — зур казаныш. Ул республикага алга барырга этәргеч бирә», — диде галим.
Бүген Татар халкының стратегиясе кабул ителде. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнашты.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: