Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Милли Шура президиумы Казанда җыелачак

Быел 20 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Вәсил Шәйхразиев җитәкчелегендә «Милли Шура» президиумының чираттагы утырышы уздырыл...

Быел 20 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Вәсил Шәйхразиев җитәкчелегендә «Милли Шура» президиумының чираттагы утырышы уздырыла, дип хәбәр итә БТКның матбугат хезмәте.
Утырышта IX Бөтенроссия татар дин әһәлләре җыенына, Бөтендөнья татар конгрессының җиденче чираттан тыш съездына әзерлек эшләре һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Кичен «Милли Шура» әгъзалары Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе бинасында узачак республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалын караячак.
Президиум утырышы алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советының утырышы да үтәчәк. Анда IX Бөтендөнья дин әһелләре җыенына әзерлек эшләре һәм башка мөһим мәсъәләләр күтәреләчәк, дискуссион мәйданчыкларның исемнәре һәм эчтәлеге буенча фикер алышачаклар.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: