Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Туган тел көне белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Туган тел көне уңаеннан котлавын Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр и...

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Туган тел көне уңаеннан котлавын Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген 26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла – ул Туган тел көне, дип искә алган Васил Шәйхразиев.
"Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә уздырылуы очраклы гына түгел. Чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, бер-берсен тулыландырып торучы язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер булып торалар. Рәсми рәвештә туган тел көне республикабызда гына оештырылса да – дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар әлеге бәйрәмне үз итеп кабул итәләр. Һәр баланың теле туган телдә ачыла, һәр халыкның теле үзенчәлекле. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә", диелгән котлау текстында.
Милли Шура рәисе татар халкының “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән әйтемен искә төшерә. "Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора", - дип тәмамлаган котлау сүзен Васил Шәйхразиев.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: