Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мин матурлык эзләп йөрим: Казаннан Уфага кадәр авточабыш юлын башлады!

"Мин матурлык эзләп йөрим..." - Казанда старт алган авточабыш әнә шулай атала. Авточабышны оештыручы - «Китап»радиосы. Татарстан вәкилләрен Башкортстан Республикасы башкаласы Уфага кадәр 18 торак пунк...

"Мин матурлык эзләп йөрим..." - Казанда старт алган авточабыш әнә шулай атала. Авточабышны оештыручы - «Китап»радиосы. Татарстан вәкилләрен Башкортстан Республикасы башкаласы Уфага кадәр 18 торак пункт буенча алып барачак яшел автобуста яшь татар җырчысы һәм «Китап» радиосының йөзе Сәидә Мөхәммәтҗанова сурәтләнгән.
Авточабыш татар-башкорт дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан оештырылган, бу хакта «Китап» радиосының продюсеры Лилия Кадыйрова сөйләде: «Без ике республиканы бәйли торган җырлар һәм шигырьләр башкарабыз. Хәзерге вакытта Россиядә халык санын алу белән бәйле рәвештә дустанә шартлар булдырырга телибез".
Шәһәр һәм авылларда 20 минутлык чыгыш ясау планлаштырыла. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, алар үз чыгышларын авточабышның һәр торак пунктның үзенчәлекләре буенча әзерләргә тырышканнар. Чыгыш программасында танылган татар һәм башкорт шагыйрьләренең шигырьләре, популяр җырлар башкарылачак, автойөгереш чыгышларының музыкаль өлешен Mingazov band кавер-төркеме үз өстенә ала.
«Без тыңлаган җырларның, укыган шигырьләрнең дә ни дәрәҗәдә уртак булуын күрсәтергә телибез. Без бер үк җырларда, бер үк шагыйрь һәм язучыларның иҗатларында тәрбияләнгән бит», - дип сөйләде Китап» радиосының баш мөхәррире, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең радиотапшырулар буенча урынбасары Алмаз Миргаязов.
Сәидә Мөхәммәтҗанова авточабышта катнашучыларны озатып, алар белән бергә «И туган тел» җырын җырлады, шуннан соң автобус ике республика буенча музыкаль-шигъри сәяхәткә китте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-10-2021/kitap-radiosy-kazan-ufa-kazan-avtochabyshyn-bashlady-5841769
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: