“Минем юморны аңламаучылар байтак”
Бүген редакциябезгә Татарстанның Халык язучысы Камил Кәримов килде. Тиздән ул 75 яшен тутыра.
Соңгы өч елда Камил абый “ирекле кош”, дистә елдан артык эшләгән “Казан утлары” журналыннан китте. Шулай да ул һаман актив, очрашуларга, төрле чараларга йөри. Руль артына утырып, җәмәгате Клара апа белән Казан – Шәле (Питрәч районы) арасында йөреп торалар. Камил Кәримов булган җирдә уен-көлке бар. Үзе бу турыда болай диде: -Табигатем шундый, шаяртырга яратам. Миңа калса, бу зыянлы ягым. Берәр сүз ишетүгә, аның капма-каршысын әйтәм. Өйдә дә шулай мин. Моңа кайчак хатын үпкәли дә. “Илле елга якын бергә торып, кем белән яшәгәнеңне белмисеңме?”,- дим андый чакта. Минем юморны аңламаучылар байтак, әмма башкача булдыра алмыйм... Кызыклы әңгәмәне журналыбызның июнь саныннан укый аласыз.
Добавить комментарий