Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миңгәр рәссамы

Саба районы Миңгәр авылына баргач рәссам Фәйзрахман Камал белән таныштык. Миңгәр кешесе түгел ул, тумышы белән Башкортстан якларыннан. Шактый еллар Санкт-Петербургта эшләгән. Берничә ел элек Миңгәрдә төпләнгән.

Үзенчәлекле, түгәрәк йорт салып ята. Тагын әле ул авылдагы музей-остаханәсен җитәкли. (Миңгәрдә өч музей бар. Беренчесе - музей-остаханә. Икенчесе – Миңнәхмәтовлар нәселенең музей йорты. Өченчесе – СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровныкы.)

-Бирегә беренче тапкыр Җәүдәт Миңнәхмәтов чакыруы буенча бер проектны эшләргә кайттым,- диде рәссам.

– Шуннан Миңгәргә гашыйк булдым. Әле бер хыялым бар – авылда балалар өчен сәнгать мәктәбе ачу. Бүген дә музей-остаханәдә балалар шөгыльләнә: балчыктан төрле савыт-саба, сыннар ясыйбыз, рәсем сәнгате серләрен аңлатам. Авылга кунакка килгән кешеләр дә музей-остаханәгә килә. Кызыклы язманы журналыбызның ноябрь саныннан укыгыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера