Минһаҗ бабайның бәхетле картлыгы
Хәерле көн, дуслар! Яңа эш атнасын башладык. Сез дә Олы Әтнәдә яшәүче Минһаҗ Шәрәфиев кебек иртән күнегүләр ясыйсызсы?
Минһаҗ абыйга бу атнада 96 яшь тула. Кызы Дамирә тәрбиясендә, бик кадерле әти, дәү әти булып гомер кичерә.
-Гомерем буе Әгерҗе районының Касай авылында яшәдем,- диде бабай. – Өч ел элек кызым Дамирә янына күченеп килдем. Җитмеш бер ел бергә гомер иткән карчыгым вафат булгач, ялгыз яшәү авырлашты. Әгерҗегә әле апрель азагында кайтып килдек. Улым да гаиләсе белән анда яши. Дамирә кызымның җәмәгате вафат булгач, бер-беребезгә иптәш булырбыз дип, мине Олы Әтнәгә алып килде. Башка балаларым да хәзер монда кайтып йөри.
Минһаҗ бабай сугыш елларына туры килгән үсмер елларын бик яхшы хәтерли. Тик аеруча бер вакыйга күңеленә кереп калган...
Минһаҗ Шәрәфиев турында гыйбрәтле язманы журналыбызның июль саныннан укый аласыз.
Добавить комментарий