Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Министрлыкларның 2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү башланды

Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга билгеләнгән төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен тавыш бирү башланды. Аеруча өстенлекле максатларны  ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү я...

Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга билгеләнгән төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен тавыш бирү башланды. Аеруча өстенлекле максатларны  ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә республика халкы билгеләячәк.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча  проекткысаларында уздырыла.
Проектта республикада яшәүчеләр белән аеруча тыгыз бәйләнештә торучы дүрт ведомство - Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша. Аларның экспертлары киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча сиксәннән артык тәкъдим әзерләгән. Шулар арасында аеруча өстенлекле булганнарын татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүярдәмендә билгеләячәк.
Тавыш бирүдә катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка кереп, тиешле сораштыруны сайлау һәм иң мөһим дип тоелган вариантларны билгеләү дә җитә. Шул ук вакытта министрлыклар тарафыннан тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычларның яртысын сайлап алырга яки үз вариантыңны да күрсәтергә мөмкин. Тавыш бирү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр хакында ведомстволарның иҗтимагый советларында фикер алышачаклар. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2019 елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.
Проект программа документларын исәпкә алып, киң җәмәгатьчелек, экспертлар һәм халыкны җәлеп итеп, дәүләт хакимияте органнарының аеруча мөһим юнәлешләрен һәм эш индикаторларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Аның төп оештыручысы – ТР Иҗтимагый палатасы.
Тавыш бирү төгәлләнгәч, проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Төбәктә яшәүчеләр куелган максатлар һәм бурычларга ирешүне контрольдә тота алачак.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: