Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Татарстан командасына WorldSkills чемпионатында җиңү теләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь һөнәр осталарына WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында җиңү теләде. Татарстан Президенты Instagram социаль челтәрендә үз битендә чемпионатта кат...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь һөнәр осталарына WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында җиңү теләде. Татарстан Президенты Instagram социаль челтәрендә үз битендә чемпионатта катнашучы татарстанлыларның видеовизиткалары белән ролик урнаштырган.
«Бүген #WorldSkillsKazan2019 чемпионатында беренче ярышлар көне. Татарстан яшьләренә җиңү телим” Уңышлар!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан башкаласында 22-27 нче август көннәрендә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты уза. Анда 63 илдән 1,3 меңнән артык яшь белгеч катнаша, алар 56 компетенциядә көч сынаша.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: