Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миңнеханов: Дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча чыгымнар узган ел дәрәҗәсендә 

Татарстан Республикасында кризис шартларында бюджетның керем өлеше кимегән, әмма чыгымнар узган ел дәрәҗәсендә калган. Бу хакта ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Президен...

Татарстан Республикасында кризис шартларында бюджетның керем өлеше кимегән, әмма чыгымнар узган ел дәрәҗәсендә калган. Бу хакта ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
«Бюджет кимүгә карамастан, барлык социаль йөкләмәләр, төбәк программалары үтәлде, шул исәптән илкүләм проектлар буенча да. Ил Президентына, Россия Хөкүмәте Рәисенә, Финанс министрлыгына зур рәхмәт. Программаларга дигән акчаның яртысын компенсацияләделәр — бу бик зур ярдәм. Шул ук вакытта үзебезнең запас та бар иде», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Республика чыгымнар буенча узган ел дәрәҗәсендә калган, диде Президент. «Планга кергән барлык чараларны без төрле федераль программаларда катнашу хисабына гамәлгә ашырдык», — дип аңлатты ул.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: