Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миңнеханов «Динамо» җәмгыяте рәисе белән массакүләм спортны үстерү хакында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский белән очрашты. Алар хезмәттәшлек, шул исәптән республикада массакүләм спортны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров та катнашты.

Татарстанда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә, шуның нәтиҗәсендә республиканы - Россиянең спорт иң алга киткән төбәге, ә Казанны спорт башкаласы буларак таныйлар, дип искәртте Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, биредә республиканың 30 меңгә якын спортчыны берләштергән «Динамо» җәмгыятенең дә өлеше зур.

Ул Гулевский белән республика һәм спорт оешмасы арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү хакында фикер алышты. Аерым алганда, физик тәрбия системасын камилләштерү, массакүләм һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләре кузгатылды.

Бүген Казанда «Динамо» спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган «Динамо спорт уеннарының» соңгы көне уза. Анда Россиянең 70 төбәгеннән килгән 2 меңгә якын иң көчле спортчы катнаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-dinamo-amgyyate-raise-belan-massakulam-sportny-usteru-xakynda-fiker-alysty-5872661

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: