Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миңнеханов һәм Бартли WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны саный торган стеланы ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли бүген Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча 45 нче дөнья чемпионатына кадәр вакытны санаучы стеланы...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли бүген Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча 45 нче дөнья чемпионатына кадәр вакытны санаучы стеланы ачтылар. Бауман урамындагы стелада сәгать эшли башлады.
Миңнеханов һәм Бартли WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны саный торган стеланы ачты
«Без бүген WorldSkills-2019га 209 түгел, ә 200 көн калды дибез, чөнки шуннан башлап безгә кунаклар килә. Без аларны лаеклы каршы алырга, кунакчыллыгыбызны һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтергә тиеш», - диде стеланы ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Ул Россия Президенты Владимир Путинга һәм WorldSkills җитәкчелегенә республикага күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Чарада катнашкан Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, 22-27 август көннәрендә Казанда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак.
«Бүгеннән башлап Казанга чемпионатта катнашу өчен беренче кунак килгәнгә кадәр вакыт исәпләнә. Россия Хөкүмәте һәм илебез эшче һөнәрләргә бик зур игътибар бирә», — дип билгеләп үтте ул.
WorldSkills International президенты Саймон Бартли Казанның үзәк урамында җыелган яшьләргә Татарстан башкаласына WorldSkills чемпионатын үткәрү хокукы бирелгәннән соң 1264 көн узуын искәртте.

Фото: Рамиль Гали


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: