
Татарстанда дөньяда беренче булган Solution Derived Nanocomposite SDN җитештерү оешмасын эшләтеп җибәреп, Россия һәм халыкара компанияләр арасында әлеге материалга булган ихтыяҗны ябу ниятләнә. Проектны булдыручылар фикеренчә, беренче елны җитештерәләчәк продукция елына 30 мең литрдан да ким булмаячак һәм ул алга таба 300 мең литрга җитәргә тиеш.
“Әле күптән түгел генә Америка Кушма Штатларына эшлекле сәфәр вакытында проект белән танышкан идек. Яңа яхшы сыйфатлы каплауны тәэмин итәчәк нанокомпозицияле эремәләр коррозиядән саклый. Әлеге проект ярдәмендә яңа мөмкинлекләргә ия булачакбыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, әлеге төр япманы төрле өлкәләрдә: судно төзелешеннән башлап һәйкәлләр җитештерүгә кадәр кулланып булачак.
“Татар-информ”
Фото: Рамиль Гали
Проектның максаты – дөньяда яңа SDN материаллары җитештерүне булдыру.
Добавить комментарий